26 September 2022
Бүген «ШАЯН ТВ» каналы Казанның 18 нче гимназиясендә кунакта булды. Укучыларны канал эшчәнлеге белән тагын да тулырак таныштырды, үзенең берсеннән-берсе кызыклы тапшырулары, гаҗәеп күңелле мультсериаллары, зур проектлары хакында сөйләде. Шулай ук викториналар, кызыклы уеннар да оештырды.
Укучылар барысы да бик актив һәм сәләтлеләр. Яраткан каналлары белән очрашу, истәлекле бүләкләр оту – барысының да күңелләренә хуш килде!
Comments: