16 June 2022
Бүген Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтовның туган көне!
Хөрмәтле Марат Готыфович! Сезне Туган көнегез белән ихлас тәбриклибез! Үзегезнең киңәшләрегез, ярдәмегез, җылы мөнәсәбәтегез белән безне һәрчак рухландырып торасыз! Бүгенге уңышларыбызда Сезнең дә йөрәк җылыгыз бар, өлешегез зур. Монысы өчен олы рәхмәт Сезгә! Җан тынычлыгы, исәнлек-саулык, озын гомер, җаваплы күпкырлы хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын! Алга таба да бергә хезмәттәшлек итәргә язсын!
Comments: