Концерт!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Концерт!

Концерт!

Бүген «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты «Сәет Галиев исемендәге мәдәният сарае»нда үтте! Әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелде. Бирегә башкалабызның мәктәп-гимназия укучылары җыелды. Концертта «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре «Балачак җыры» бәйгесенең хитларын башкарды. Хөрмәтле кунаклардан Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы рәисе Алсу Рөстәм кызы Нәбиева да бар иде. Безнең яраткан персонажларыбыз да нәни дусларыбызны сөендерде: шаярдылар, көлделәр, фотога төштеләр, иң активларга бүләкләр өләштеләр.

Концерт бик эчтәлекле булды, онытылмаслык тәэсирләр калдырды! Нәни дусларыбыз һәр чыгышны бик җылы кабул иттеләр! 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...