17 June 2022
«ШАЯН ТВ» каналы Сезне Сабантуйга чакыра! Казанда халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй 19 июнь көнне узачак! «ШАЯН ТВ» яраткан тамашачылары өчен искиткеч бәйрәм программасы әзерләде. 10:00 – 15:00гә кадәр Мирный бистәсендәге Каенлыкта «ШАЯН ТВ» мәйданчыгында балалар өчен күңелле уеннар, кызыклы остаханәләр, җыр-биюләр, яраткан геройлар белән очрашу, күңел ачу һәм фотосессия оештырылачак! Иң активларны «ШАЯН ТВ» каналыннан бүләкләр көтә!
Барлык нәни дусларыбызны да көтеп калабыз! Килегез, күңелле булачак!
Comments: