«ШАЯН ТВ»да узган «Балачак җыры» бәйгесе җиңүчеләрен котлау

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»да узган «Балачак җыры» бәйгесе җиңүчеләрен котлау

«ШАЯН ТВ»да узган «Балачак җыры» бәйгесе җиңүчеләрен котлау

     1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, «ШАЯН ТВ» каналында «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар репертуарын баету һәм шул җырларны таныту. 
     30 июль көнне эшләр кабул итү төгәлләнде, барысы 46 гариза килде. 
     Беренче турда, 31 нче июльдән алып 13 нче августка кадәр, 2 составта эшләүче жюри: профессионаллар – әдәбият, сәнгать, музыка, педагогика өлкәсендә югары дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр һәм балалар – музыкаль бәйгеләр лауреатлары, «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары, блогерлар икенче турга аноним рәвештә 23 җыр сайлап алды.
      Икенче тур, 2020 елның 30 июленнән 13 августына кадәр, интернет аша https://shayantv.ru/ сайтында тавыш бирү белән тәмамланды. Иң күп тавыш җыйган 13 җыр өченче турга үтте. 20 нче августта 3 нче тур нәтиҗәләре буенча аноним рәвештә 5 җиңүче билгеле булачак. Аларның җырларына аранжировка ясалачак, клиплар төшереләчәк. Бәйгедә җиңгән җырларны «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале катнашучылары башкарачак.
       20 август көнне 10:00 сәгатьтә М.Горький урамы, 15 йорт адресы буенча бәйгедә җиңгән җыр авторларын тәбрикләү чарасы узачак. 
       Бәйге нәтиҗәләре «ШАЯН ТВ» каналы https://shayantv.ru/ сайтында чыгачак. 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...