«ШАЯН»лылар иҗаты!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН»лылар иҗаты!

«ШАЯН»лылар иҗаты!

Дуслар, сезнең игътибарга "ШАЯН" алып баручыбыз Илназ Абдрахманов иҗатын тәкъдим итәбез. Безнең ШАЯНлылар бар яктан да талантлы. 

        Кайтабыз да китәбез!
Укулар тәмамлангач,
Каникуллар башлана.
Кайтабыз без авылга
Чупрәле якларына.
  Бер дәү әнием – Чатказда
Икенчесе – Чынлыда.
Җәй буе ике авылда,
Кунак булабыз шунда.
  Шундый рәхәт авылда
Йөгерәбез, чабабыз.
Велосипедлар белән
Болыннарга чыгабыз.
  Җәйнең үткәнен шулай
Сизмичә дә калдык без.
Авылның матурлыгын
Күңелләргә салдык без.
  Ул авыллар бигрәк матур,
Әти-әнием үскән.
Хәтфә кебек яшел үлән,
Капка төбенә җиткән.
  Иртән торып каз бәбкәсе
Сакладык без чирәмдә.
Дәү әниләр шатлангач,
Рәхәт булды бигрәк тә.
  Баян тартып кичләрен
Җырладык без, хисләнеп.
Каникуллар тиз уза шул,
Сизмәдек тә үткәнен.
  Печәнен дә җыйдык без,
Эскертләргә өйдек без,
Балык тоттык инештә,
Кызындык без кояшта.
  Казанны да сагындык,
Без анда туып устек,
Авылдан көч җыеп килдек,
Инде укырга киттек.
  Исән-сау булсын әбиләр
Сызламасын аяк-куллары!
Алар таза-сау булса,
Тагын кайтырбыз без-оныклары!

            Алып кайтам машина!
Шау-гөр килә авыллар,
Җыела авылдашлар.
Рәхәтләнеп ял итәргә
Кайталар бар туганнар!
  Сабантуй – көтеп алынган
Иң хөрмәтле бәйрәмдер.
Юкка гына әйтмиләр:
«Сабан туе – хезмәт туе
Шатлык һәм бәхет туе!»
  Язлар җиткәч, мин яратам
Ямьле сабан туйларын.
Үскәч батыр булып калу
Минем бөтен уйларым.
  Хыялланып кына булмый
Күп көч куярга кирәк.
Көрәшчеләр бик күп тә бит,
Батырлары бик сирәк.
  Егет булгач, басам әле
Көрәшчеләр сафына.
Батыр калып бүләккә
Алып кайтам машина!..
  Тик бераз гына үсим
Мин бит әле кечкенә.
Әлегә бәйрәм итик,
Туганнар, бергә-бергә!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...