Кояш җимешләре витаминга бай

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кояш җимешләре витаминга бай

Кояш җимешләре витаминга бай

Яз – организмга витаминнар җитмәү чоры. Сезгә гади генә әфлисун белән лимон ярдәмгә килә ала. Әлеге кояш төсендәге җимешләр икесе дә витаминнарга бай.

* АНГИНА вакытында телемләп киселгән лимонны авызга кабып суырасың һәм йотасың, моны сәгать саен кабатларга кирәк. Бигрәк тә лимонның кабыгы файдалы. Аны чәйнәгәннән соң С витамины тамак төбендәге бактерияләрне үтерсен өчен башка ризык капмый торасың.

* ЮТӘЛЛӘГӘНДӘ тигез күләмдә бал, лимон согы, шикәр комы алып кайнатасың да, өянәк башлангач, 1аш кашыгы күләмендә кабып куясың.

* ТОМАУ ТӨШКӘНДӘ борынга көнгә 5-6 тапкыр берничә тамчы лимон согы тамызасың.

* ВИРУСЛАРГА КАРШЫ чөгендер һәм лимон согы кушылмасы — иң яхшы чара.

* ГИПЕРТОНИЯДӘН интегәчеләргә тәүлеккә 3-4 тапкыр кабыгы белән ярты лимон ашау файдалы.

* БАШ АВЫРТКАНДА лимон кабыгының ак элпәсен чистартасың һәм юеш ягы белән чигәгә куеп, берникадәр вакыт тотасың. Озакламый лимон кызарып чыгар, ә баш авыртуы бетәр.

9.jpg

* ИШЕТҮНЕ ЯХШЫРТУ өчен дә лимон кулланыла. Моның өчен көнгә 1/4 лимоның кабыгын ашау да җитә.

* ЙӨРӘК-КАН ТАМЫРЛАРЫ. Лимонда витаминнар белән бергә калий кебек бик кирәкле микроэлемент та бар. Ул җимеш составындагы цитрин һәм аскорбин кислотасы белән кушылып, нечкә кан тамырларының стеналарын ныгыта, аларның эластиклыгын арттыры.

* КӨЗӘН ҖЫЕРГАНДА 10 көн дәвамында иртә-кич аяк табанын лимон согы белән ышкыйсың. Сок кипкәч, оек киясең.

 

Әфлисун исә иммунитетны күтәрә, С витаминына бай, шуңа да салкын тигәндә файдалы. Әлеге җимеш яшәртә, тән тиресен яхшырта, токсиннардан арындыра, нәтиҗәдә, ябыктыра, йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтергә ярдәм итә, һәм кан басымын төшерергә булыша.

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...