Бер көндә 2 концерт

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бер көндә 2 концерт

Бер көндә 2 концерт

«Балачак җыры» концертлар циклының чираттагы концерты да шау-гөр килеп узып китте! Бүген исә тамаша Казанның 181 нче күппрофильле мәктәбе укучылары өчен куелды. Бер көндә 2 концерт!

Бәйрәм шаяру-көлүләр, җанлы аралашу, күңелле уен һәм викториналар һәм, әлбәттә, «ШАЯН ТВ» беренче татар балалар каналыннан истәлекле бүләкләр белән үрелеп барды. Сәхнәне «Сәйлән» музыкаль фестиваленең сәләтле артистларының чыгышлары бизәде.

Чарада мәртәбәле кунаклар да катнашты. Алар арасында Казан шәһәре Вахитов районының «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» мәгариф үзәге муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе директоры, Казан шәһәренең «Сиони» грузин милли-мәдәни мохтарияте» җирле иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Маринэ Мануил кызы Хухунашвили да бар иде.

Гадәттәгечә, укучылар белән очрашудан курчакларыбыз - Шаян белән Мияу да калмады! Алар кунакларны каршы алды, фотога төште һәм үзләренең шәп кәефләре белән уртаклашты!

Тамашачылар талантлы балаларның күңелле музыкаль чыгышларыннан күтәренке рух алдылар һәм үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...