Узма, көн, үтми тор!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Узма, көн, үтми тор!

Узма, көн, үтми тор!

Белә идегезме, дуслар, бүген бәйрәм бит! Аны гамәлгә ашыруны итальяннар уйлап тапкан һәм ул 2007 елдан башлап билгеләнә. Нинди бәйрәм, дисезме? Шәп бәйрәм – Ашыкмау көне! Ул тормышның һәр мизгеле белән ашыкмыйча соклана белү, һәр көннең кадерен белеп яшәү максаты белән оештырылган.

* Әлеге бәйрәмне уйлап табучы итальян халкы актив, хәрәкәтчән һәм хисле халык буларак билгеле. Нәкъ менә алар тормышның һәр мизгелен тоеп һәм аннан тәм табып яшәүне пропагандалау өчен 2007 елда беренче тапкыр ашыкмаучанлык көне үткәрәләр.

* Күп кешенең көне эштә яисә укуда утырып үтә. Ә бу кешенең физик һәм эчке дөньясы өчен бик үк файдалы түгел. Бу көнне игълан итүчеләр 14 кагыйдә уйлап тапканнар.

* Шулар арасында иртә белән иртәрәк тору дигәне дә бар. Бу иртәнге ашка вакыт калсын өчен, барасы җиргә ашыкмыйча гына барыр өчен, яки берәр матур китап укырга, музыка тыңларга вакыт калсын өчен кирәк.

* Итальяннар бу көнне кызыклы гына чаралар да уздыра. Мәсәлән, “Әкрен марафон”. Бу 300 метр араны тукталмыйча 87 минутта үтү дигән сүз.

* Ә Миланда бу көнне артык ашыгучыларга штраф сугалар. Әлбәттә символик рәвештә.

* Шулай ук бу көнне бүтән вакытта өлгермәгән эшләрне башкару гадәткә кергән – концерт-музейларга бару, беркая да ашыкмыйча гына чәй эчеп әңгәмә корып утыру.

* Бу кызыклы бәйрәмне Лондон, Париж, Нью-Йорк кебек башка зур шәһәрләр дә кабул иткән. Чөнки аның мәгънәсе бик гади һәм дөрес – тормыш ул кичә яки иртәгә түгел, ә нәкъ менә бүген, һәм бүген яшәп калырга кирәк.

Чыннан да, безгә барысын да тиз эшләргә, аз вакыт эчендә күп өлгерергә кирәк, шулаймы? Ләкин кайчакта булса да туктап, тирә-якка күз сала белергә дә кирәк. Әйдәгез, бүген шулай итәбез! Тирә-юньгә күз салып, кыш белән хозурланып алыгыз, соңгы көннәре бит!

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...