Кошлар көне: кайсы кош кайчан кайта?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кошлар көне: кайсы кош кайчан кайта?

Кошлар көне: кайсы кош кайчан кайта?

Яз җитүе, көннәр җылытуы турында хәбәр итүче иң матур күренешләрнең берсе – кошлар кайту. Аны безгә туган якларына ашкынып кайткан кара каргалар, сыерчык-тургайлар җиткерә. Күктә аларның тавышларын ишетүгә, күңелдә өмет уяна.

1 апрель – истәлекле бәйрәмнәргә бай көн. Бүген – бөтен дөньяда кошлар көне билгеләп үтелә.

Канатлы дусларны каршы алу, ояларына кунып сайрауларын күзәтү – язның иң күңелле мизгелләренең берсе. Оста куллы, кошлар өчен борчылып торган дусларыбыз аларны каршы алырга әзер. Әле сыерчык ояларын тәртипкә салу, яңаларын ясау өчен бераз гына вакыт бар.

Кошларның барысы да безнең өчен файдалы. Чөнки алар үсемлек корткычларын күпләп юк итәләр. Ә ерткыч кошлар кимерүчеләрне юк итү белән бергә, санитарлар ролен башкарып, табигатькә зур ярдәм күрсәтәләр. Хәзер җир йөзендә 100 млрд. чамасы кыргый кош hәм 50 млрд. йорт кошы исәпләнә.

Кошлардан башка дөнья күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик!

 

Язын кошларның безнең якларга әйләнеп кайту календаре:

* 18 марттан 20 мартка кадәр кара каргалар кайта;
* 25 март - 6 апрель - сыерчыклар килә;
* 1-10 апрельдә - тургайлар, аккошлар, кызылтүш һәм миләш чыпчыклары;
11-20 апрель – үрдәкләр, казлар, торналар һәм акчарлаклар кайта.

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...