Көлү гомерне озайта

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Көлү гомерне озайта

Көлү гомерне озайта

Бар җиһанга кояш елмая! Елмаясы, көләсе килеп тора!

1 апрель - Халыкара Көлке көне икәнен барыгыз да беләдер?! Бу көнне без шаярабыз, көләбез, уйныйбыз!

Көлү бик файдалы. Моны безнең медицина фәне дә раслый. Ул кешене бик күп газаплы авырулардан саклап кала. Кеше бер секунд кына елмаеп алса да, 1 килограмм ит ашаганга тиң энергия ала.

Шуңа күрә көлик! Көлү кешенең гомерен озайта. Бер-береңә елмайсаң, дөнья яктырып, җылынып китә. Шаярыгыз, көлегез - файдасы күп белегез!

 

Төрле илләрдә бу бәйрәмне ничек билгеләп үтәләр?

* Америкада балалар бу көнне өлкәннәрнең аркасына «тип миңа» дигән язу ябыштырырга ярата. Өлкәннәр дә моңа җавапсыз калмый. Күп кенә гаиләләрдә бу көнне шоколадлы тортлар пешә. Ә эчлек итеп мамык яки чүпрәк кулланалар. Бу сиңа камыр эчендә камыр булган пилмән генә түгел!

* Англиядә шаяру төшкә кадәр генә дәвам итә. Тарихтагы иң кызыклы шаяртуны да бу илдә уйлап тапканнар. Бер гәҗиттә «арысланнарны юабыз!» дип игълан биргәннәр. Бу тамашаны карарга мәйданга бик күп кеше җыелган. Барысының да моны үз күзләре белән күрәсе килгән. Әмма хәбәрнең шаяру гына булганлыгына халык алдангач кына төшенгән.

* Шотландиядә исә әти-әниләр балаларын күршеләренә кертеп җибәрәләр. Кулларына язу тоттыралар. Имеш, анда йомыш язылган. Ә кәгазьдә гадәттә мондый сүзләр була: «Көлмә, елмайма. Аны тагын башка йортка озатып җибәр!» Балалар үзләреннән көлгәннәрен аңлаганчы, күршедән-күршегә шулай озак йөри икән.

* Финляндиядә олылар балаларга үти алмаслык төрле биремнәр кушып, алардан көләргә ярата. Мәсәлән, тозлы шоколад алып килергә кушалар. Анысын таба алмаса, черки мае да ярап тора.

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...