2 April 2024
«ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында премьера! Бүген 17:00 сәгатьтә тамашачыларга өр-яңа «Маршрутка» проекты тәкъдим ителәчәк!
Программада танылган шәхесләр шәһәрнең үзләре яраткан урыннары буйлап сәяхәт итә һәм хатирәләрен яңарта. Сәяхәткә син дә кушыл, башкалабызның яраткан урыннарын барла!
Беренче чыгарылышның кунагы - Татарстанның халык артисты, «Слово пацана» һәм «Реальные пацаны» сериалы йолдызы Илдус Габдрахманов. Артист Казанның яраткан урыннарын күрсәтте, «Слово пацана» сериалының уңышы һәм биюгә мәхәббәте хакында сөйләде. Ә видео ахырында язылучыларга бүләк яшерделәр!
YouTube каналга рәхим итегез һәм рәхәтләнеп карагыз!
Comments: