Мәктәп укучысының көндәлек рационында булырга тиешле 6 ризык

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Мәктәп укучысының көндәлек рационында булырга тиешле 6 ризык

Мәктәп укучысының көндәлек рационында булырга тиешле 6 ризык

Дуслар, сезгә һәрбер мәктәп укучысының көндәлек рационында булырга тиешле ризыкларны тәкъдим итәбез. Әлеге ашамлыклар баш мие эшчәнлеген яхшырталар. Аларны куллансагыз, һәрберегезнең кәефе яхшы булыр!

1.Балык. Майлы диңгез балыклары аеруча файдалы. Балыкта баш миенең актив эшчәнлеге өчен кирәк булган витаминнар һәм туклыклы матдәләр күп. Омега-3 кислотасы хәтерне яхшырта, иммунитетны ныгыта.

2. Ит. Иттә бик күп аксым бар. Ул организмыбыз өчен кирәкле булган бик күп матдәләргә ия: аминокислоталар, тимер, фосфор һәм башка элементлар, В төркеме витаминнары.

3. Йомырка. Аның аксымга бай булуы һәркемгә мәгълүм. Шулай ук йомыркада баш мие үсешенә уңай йогынты ясаучы холин дигән матдә дә бар. Йомырка ашаган баланың башы яхшырак эшли.

4. Брокколи. Брокколида баш мие эшчәнлеген яхшырта торган К витамины һәм бор күп. Организмга бор җитмәү еш кына баш мие активлыгының кимүенә китерә.

5. Сөт продуктлары. Алар кальций, аксым, витаминнар һәм башка туклыклы матдәләр чыганагы булып тора. В витамины һәм аксымнарга бай әлеге ризыклар шулай ук баш миен яхшы эшләтә.

6. Чикләвек. Акыл эшчәнлеген арттыру өчен алыштыргысыз продукт булып тора. Витаминнар һәм файдалы матдәләр күләме буенча чикләвек күп кенә яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне узып китә.

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...