22 May 2024
Бүген «ШАЯН ТВ» каналында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Дулкын» медиа-мәктәбе балалары кунакта булдылар. Без, гадәттәгечә, аларны бик сөенеп кабул иттек һәм яшь тамашачыларга студиябез буйлап экскурсия ясадык. Балаларны каналның шәп тапшырулары белән таныштырдык һәм аларның алып баручылары белән әңгәмә кордык.
Укучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар табу, мультсериалларның тавышландыру серләренә төшенү, яраткан каналларыннан истәлекле шәп бүләкләр алу бигрәк тә хуш килде.
Очрашу бик җанлы үтте! Тамашачыларга да ошагандыр дип ышанабыз!
Comments: