«ШАЯН ТВ» каналы Халыкара балаларны яклау көнен бергә үткәрергә чакыра!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналы Халыкара балаларны яклау көнен бергә үткәрергә чакыра!

«ШАЯН ТВ» каналы Халыкара балаларны яклау көнен бергә үткәрергә чакыра!

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, «ШАЯН ТВ» каналы нәни дусларына бик күп сюрпризлар әзерли һәм әлеге көнне бергә үткәрергә чакыра! Көн дәвамында онытылмаслык балачак мизгелләре һәм яхшы кәеф дулкынында безнең белән бул!

Эфирда

Өйдә утырырга яратучы тамашачыларны «ШАЯН ТВ» каналыннан үзенчәлекле бәйрәм тапшырулары программасы көтә. Сезне бик күп премьералар, өр-яңа мавыктыргыч мультсериаллар, кызыклы тапшырулар, бәйрәм концертлары көтә! Бары тик бәйрәм көнендә генә 09:40 сәгатьтә «ШАЯН балачак – 2022» концерты, 13:10да «ШАЯН»да «МИЛЛИ МУЛЬТFEST», 14:15тә «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле, 10:55 сәгатьтә «Маша әкиятләре», 19:45 - «Маша җырлары», 21:10да «Юл күзәтчеләре» һ.б бик күп мультсериалларны карарга телевизор экраннары каршына җыелыгыз!

Безне кайсы мәйданчыкларда табарга?

Саф һавада күңелле ял итәргә теләүчеләр өчен 13:00 сәгатьтә без сезне Казан Кремле янында көтәбез! Бездән шәп программа: җанлы аралашу, кызыклы остаханәләр, аниматорлар, мавыктыргыч уеннар, истәлекле бүләкләр көтелә. «ШАЯН ТВ» геройлары белән фотосессия да узачак. Килегез! Күңелле булачак!

Бүләкләр

Шулай ук бәйрәм уңаеннан, «ШАЯН ТВ»ның Вконтакте төркемендә бик күп кызыклы бәйгеләр оештырылды, җиңүчеләр исә шәп бүләкләргә ия булдылар! Нәкъ менә 1 июнь көнне шундый бәйгеләрнең җиңүчесе «Вартазия» рестораны белән берлектә уздырылачак кичке ашка барачак.

Кыскасы, бар яклап та бәйрәм булачак! Шулай итеп, ШАЯН ТВ» каналы барыгызны да бәйрәм белән котлый һәм 1 июнь көнен күңелле итеп уздырырга дәшә! «ШАЯН ТВ» белән бергә бул, телне саклау – менә безнең юл!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...