Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» бәйгесенең алтынчы сезонын игълан итә!
Биш җыр, биш җиңүче һәм акчалата бүләкләр! Бик тиздән нәкъ сезнең җырыгыз хит булачак! Без сездән өр-яңа шигырьләр, оригиналь көйләр көтәбез!
Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту.
«Балачак җыры» бәйгесе 3 турда үткәрелә. Җиңүчеләрне шәп бүләкләр көтә: акчалата приз, җырның профессиональ аранжировкасы һәм клибы!
Бәйгедә катнашу бушлай. Җырның текстын һәм көен [email protected] адресына юллагыз. Гаризалар 7 июльгә кадәр кабул ителә!
Нигезләмә