Мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе
Балалар телевидениясендә эшләү ул- күңелең белән бала булып калудан тыш, зур җаваплылык та өстәвен онытмаска кирәк. Балалар-безнең киләчәгебез. Әлеге “киләчәк” белемле, тәрбияле, көчле, рухи яктан бай, үзенең телен, тамырларын, тарихын белеп үссен өчен, балаларга һәм яшүсмерләргә сыйфатлы телевидение булдыру бик мөһим. Без нәкъ менә шундый телевидение булдыру өчен эшлибез дә.