«Здравствуйте» тапшыруында кунакта!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Здравствуйте» тапшыруында кунакта!

«Здравствуйте» тапшыруында кунакта!

Бүген «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең оештыру комитеты әгъзасы, «ШАЯН ТВ» каналының дубляж студиясе җитәкчесе Роза Әдиятуллина «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында баручы «Здравствуйте» тапшыруында кунакта булып кайтты. Эфирда ул «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе хакында сөйләде. Узган сезонның җиңүчесе Хәсән Гыйльманов исә шигырь дә башкарып узды.

 

Дуслар, сездән дә гаризалар көтәбез!

Премиаль фонд саллы! 1500 000 сум.

Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнә.

Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә [email protected] рәсми почтасына юллагыз.

Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Әле катнашырга вакытыгыз бар. Сораулар буенча 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына яза аласыз.

Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында.

 

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...