Сәламәт кешегә көн дә бәйрәм!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Сәламәт кешегә көн дә бәйрәм!

Сәламәт кешегә көн дә бәйрәм!

Көзнең икенче ае да ахырына якынлаша. Бәбиләр чуагы да артта калды. Кояш та саран гына елмая. Туктаусыз яңгырлар, салкыннар, вируслы авырулар чоры башланды. Бу вакытны күпләр яратмый... Ләкин кәефсезләнергә ашыкмыйк әле. Һәр ел фасылының үзенә күрә матурлыгы бар бит!

Сүз дә юк, җәен рәхәтләнеп кояш нурларында коенсак, тәмле җиләк-җимешләр, яшелчәләр ашасак, хәзер калын киемнәр киеп йөрибез. Актив ял өчен вакыт та җитми.

Аеруча укучыларга авырга туры килә. Мәктәпләрдә кызу урак өсте: контроль эшләр, чирек ахыры якынлаша, койрыкларны да җыеп бетерергә кирәк. Ләкин алда көзге каникуллар көткәнен онытмагыз!

Ә без сезгә берничә файдалы киңәш тә әзерләдек әле!

ü көзгә тизрәк ияләшү өчен, туклыклы ризыклар ашагыз. Аларсыз организмга салкын һава торышына ияләшү авыр булачак, вируслы авырулар тиз бәреп керәчәк.

ü туклану рационына боткалар, бөртекле икмәк, көрпәле ризыклар кертергә кирәк. Кипкән җиләк-җимешләр, чикләвекләр иммунитетны күтәрә, баш мие эшчәнлеген яхшырта.

ü Физик активлыктан да баш тартмагыз! Алар сәламәтлекне ныгыта, уку процессында ярдәм итә. Аң һәм физик йөкләнешне аралаштырырга гадәтләнсәгез, нәтиҗәсе дә озак көттермәс. Тагын да яхшы укый башларсыз.

ü Һава торышына карап киенегез. Салкын тидерү өчен, яңгырлы, җилле көнне җиңелчә генә киенеп чыгу да җитә. Башлык киеп йөрегез! Башны туңдыру аяныч хәлләргә – салкын тиюгә, баш авыртуга һәм чәч коелуга китерергә мөмкин.

Үзегезне яратырга өйрәнегез! Бу киңәшләр сезгә генә түгел, әти-әниләрегезгә дә файдалы булыр! Сәламәтлегегезне саклагыз! Юкка гына, саулык – зур байлык, димиләр.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...