Бөтендөнья йокы көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бөтендөнья йокы көне!

Бөтендөнья йокы көне!

Бүген - Бөтендөнья йокы көне. Һәр кеше үз гомеренең өчтән берен төшендә үткәрә икән. Йокы вакытында баш мие активлыгының минималь дәрәҗәсе һәм түбән реакцияләр күзәтелә. Озак вакыт дәвамында йокыгыз туймаса, бу тормыш сыйфатына тискәре йогынты ясый. Юмор хисе югала, ярсынучанлык, үз - үзенә бикләнүчәнлек барлыкка килә.

* Кеше якынча 8 сәгать йокларга тиеш.

* Статистика буенча, французлар якынча 9 сәгать йоклый.

* Бөтен дөньядагы халыкның 30-45 проценты йокысызлыктан интегә.

* 8 сәгать һәм аннан да озаграк йоклап та, кешенең йокысы туймый икән, димәк, сәламәтлек белән проблема бар.

* Йокыга китү өчен иң яхшы вакыт – кичке сәгать 10.

* 15 процент очракта йокысызлык кешенең эчке кичерешләре, уй-фикерләре белән бәйле була.

* Рэнд Гарднер исемле кеше 11 тәүлек йокламыйча Гиннесслар китабына кергән.

* Танылган футболчы Криштиану Роналду тәүлегенә берничә тапкыр әз-әзләп йоклап ала. Ул беркайчан да тоташ сигез сәгать йокламый.

* Кешеләр уянганнан соң ярты сәгать эчендә 90% төшләрен оныталар.

* Кешеләрдән аермалы буларак, хайваннар төшләрендә чынлыкта булган вакыйгалар һәм гамәлләрне күрә.

* Хатын-кызлар ир-атларга караганда 20 минутка күбрәк йоклыйлар дип санала. Йокының сыйфаты турында әйткәндә, ир-атлар тынычсызрак йоклыйлар һәм ешрак уяналар.

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...