Яңа ел бәйрәменә яңа мультсериал: «Умка чыршы бәйрәмендә»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Яңа ел бәйрәменә яңа мультсериал: «Умка чыршы бәйрәмендә»!

Яңа ел бәйрәменә яңа мультсериал: «Умка чыршы бәйрәмендә»!

«ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларына бик күп Яңа ел бүләкләре әзерләде! Һәм ул сезне көн дә үзенең шәп премьералары белән сөендерә! Бүгеннән «Умка чыршы бәйрәмендә» мультсериалы эфирга чыга!

Аю баласы Умканың тугры дусты барлыкка килә. Олылар аны каядыр еракка алып киткәч, Умка дустын бик сагына һәм аны эзләп табарга була. Максатына ирешү өчен кыю аю баласы вертолетта оча, поляр станциягә үтеп керә һәм кешеләргә охшаган аю балалары белән таныша. Ә аларның хәзер - Яңа ел чыршысы бара!

Бәйрәм вакытында бигрәк тә үзеңнең яраткан якын кешеләреңне кочаклыйсы килә. Бу урында Умка үзенең зур сәяхәтенең ахырына якынлашуын аңлый...

Акыллы аю баласы Умка турында мультсериал сезгә, һичшиксез, Яңа ел кәефе бүләк итәчәк! 08:55 һәм 16:55 сәгатьләрдә телевизор экраннары каршында көтәбез!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...