Габдулла Тукайның тууына 136 ел!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Габдулла Тукайның тууына 136 ел!

Габдулла Тукайның тууына 136 ел!

Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел.

Әгәр дөньяда бик аз яшәп тә, үзеннән соң тирән эз калдырып киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе, һичшиксез, Габдулла Тукай. Аның шигырьләрен яттан белмәгән, моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган бала юктыр.

Шагыйрьнең гомере бик кыска булса да, иҗат иткән әсәрләре - мәңгелек! Ул һәрвакыт безнең йөрәкләрдә яши.

«ШАЯН ТВ» каналы да бу көндә уздырыла торган чаралардан читтә калмады. Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов белән Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

 

Татар халкының мәшһүр шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан «ШАЯН ТВ» каналы «Тукай рәсемнәре» дип исемләнгән рәсем бәйгесенең тавыш бирү этабын башлады. Үзегезгә ошаган рәсемнәр өчен «ШАЯН ТВ» каналының Вконтакте төркемендә тавыш бирә аласыз!

 

 

 

 


Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...