«ШАЯН ТВ» «Qazan Quest»та беренче!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» «Qazan Quest»та беренче!

«ШАЯН ТВ» «Qazan Quest»та беренче!

22 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм» республикакүләм акциясе кысаларында Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Qazan Quest» уенын уздырды. «Qazan Quest» - ул «Татар Дозор» квест-уенының яңартылган варианты булып тора.

Уенның максаты - татар телен өйрәнү, аны куллану даирәсен арттыру, укучыларда һәм студентларда Татарстан һәм Казан тарихы белән кызыксыну үстерү, сәләтле һәм талантлы яшьләрне ачыклау һәм балаларның интеллектуаль иҗатын үстерү.

Әлеге чарада «ШАЯН ТВ» каналының «Шаян балалар» тапшыруы алып баручылары Гран-при яулады. Уен квест форматында үтте. Такымнар биремнәрне үтәп 20 нокта буенча йөрделәр. Һәр нокта – аерым бирем. Чара алты сәгать буе дәвам итте. Безнең алып баручыларыбыз барлык биремнәрне дә җиңел генә, нәтиҗәле уздылар. Бик күңелле булды.

Уенның бүләкләү тантанасы 26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә узды. Җиңүчеләр дипломнар, ә кураторлар - рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

«ШАЯН ТВ» каналының алып баручыларына афәрин диясе генә кала! Без алар белән горурланабыз! Алга таба да барлык эшләрендә уңышлар телибез!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...