12 February 2023
Бүген «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры - баш мөхәррире, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинованың туган көне!
Хөрмәтле Рамилә Әхмәтзакир кызы! Сез кайгыртучан, киң күңелле, гадел җитәкче! Сезнең сак карашыгыз, хезмәт сөючәнлегегез зур хөрмәткә лаек.
Чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Киләчәк тормышыгызда ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, яңадан-яңа куанычлар, бәрәкәтле, мул тормыш, эшегездә уңышлар юлдаш булсын! Хезмәттәшләреңнең ихтирамын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!
Comments: