Телебезне сөюче яшь йөрәкләр!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Телебезне сөюче яшь йөрәкләр!

Телебезне сөюче яшь йөрәкләр!
Бүгенге көннәрдә Казанда Татар теленнән VIII Халыкара олимпиада уза.
Бәйгегә туган телебезне, әдәбиятебезне сөюче яшь йөрәкләр җыела!

 Бу елны олимпиадада Россиянең 28 төбәгеннән катнашучылар килде, ә чит ил укучылары өчен белемнәрен дистанцион форматта сынап карарга мөмкинлек булдырылды. Туган телебезне иң яхшы белүчеләрне котларга
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов та килде.
Бәйге зур бәйрәм белән тәмамланды. Татар теленнән VIII Халыкара олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы бүген, 23 апрельдә, Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узды.

Беренче татар балалар телеканалы да әлеге масштаблы чараны уздыруга үз өлешен кертте. Телеканал командасы олимпиада катнашучылары өчен презентацияләр һәм мастер-класслар оештырды, ә бәйрәм концертында «Балачак җыры» бәйгесендә җиңү яулаган җыр яңгырады. Аны «Сәйлән» музыкаль фестивале җиңүчесе Амелия Феофанова башкарды.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...