Табышмак әйтәм – җавабын тап!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Табышмак әйтәм – җавабын тап!

Табышмак әйтәм – җавабын тап!

Дуслар, әйдәгез әле, бераз башны эшләтеп, фикер йөртеп алыйк! Без сезнең игътибарыгызга яшелчә һәм җиләк-җимешләр турында табышмаклар тәкъдим итәбез. Җавабын бергәләп эзлик!

Алсу битле кыз үсте,

Кызарып җиргә төште.

***

Түгәрәк-түгәрәк шар кебек,

Кызыл-кызыл кан кебек;

Әчедер дә татлыдыр,

Йотыйм дисәң ташлыдыр.

***

Өе яшелгә буялган, эчендә кызыл чаршау.

***

Иелә, бөгелә, ак мамыгы түгелә, кара күзе күренә.

***

Кызыл төймә таптым,

Авызыма каптым.

***

Озын, яшел – түтәлдә,

Сары, тозлы – кисмәктә.

***

Үзе йомры – ай түгел,

Төсе сары – май түгел,

Койрыклы тычкан түгел.

***

Ашка салсаң, тәм кертә,

Борынга керсә, төчкертә.

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...