БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

Дуслар, сезнең игътибарыгызга алып баручыбыз Илназ Абдрахмановның искиткеч матур шигырен тәкъдим итәбез!

Кайтабыз да китәбез!

Укулар тәмамлангач,

Каникуллар башлана.

Кайтабыз без авылга

Чупрәле якларына.

   

Бер дәү әнием – Чатказда

Икенчесе – Чынлыда.

Җәй буе ике авылда,

Кунак булабыз шунда.

Шундый рәхәт авылда

Йөгерәбез, чабабыз.

Велосипедлар белән

Болыннарга чыгабыз.

 

Җәйнең үткәнен шулай

Сизмичә дә калдык без.

Авылның матурлыгын

Күңелләргә салдык без.

 

Ул авыллар бигрәк матур,

Әти-әнием үскән.

Хәтфә кебек яшел үлән,

Капка төбенә җиткән.

 

Иртән торып каз бәбкәсе

Сакладык без чирәмдә.

Дәү әниләр шатлангач,

Рәхәт булды бигрәк тә.

 

Баян тартып кичләрен

Җырладык без, хисләнеп.

Каникуллар тиз уза шул,

Сизмәдек тә үткәнен.

Печәнен дә җыйдык без,

Эскертләргә өйдек без,

Балык тоттык инештә,

Кызындык без кояшта.

Казанны да сагындык,

Без анда туып устек,

Авылдан көч җыеп менә

Инде шәхәргә киттек.

 

Исән-сау булсын әбиләр

Сызламасын аяк-куллары!

Алар таза-сау булса,

Тагын кайтырбыз без-оныклары!

                   Илназ Абдрахманов

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...