Җәйнең беренче аена сынамышлар

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Җәйнең беренче аена сынамышлар

Җәйнең беренче аена сынамышлар

Дуслар, без сезнең белән ай саен сынамышлар буенча табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтәбез. Июнь аеннан нәрсәләр көтәргә икән? Әйдәгез, бергәләп карыйк!

Июнь аеның беренче көннәрендә яңгыр ява икән, калган ай буе коры булачак. 
Июнь аенда яңгырдан соң, салават күпере чыкса, һава торышы бик озак вакыт җылы булачак. 
Әгәр миләш соң чәчәк ата икән, көз озын булачак. 
Чәчәк атучы миләшкә бал кортлары күп җыелса, икенче көнне һава торышы яхшы булачак.
Әгәр сандугач төне буе сайрый икән, икенче көнне көчле җил булачак. 
Карлыгач җәй башлый, сандугачтан җәй тәмамлана. 
Июнь ае җылы булса, уңыш яхшы булачак. 
Төнлә яшен еш булса, уңыш мул булачак. 
Июньдә томан еш булса, гөмбәләр күп булачак. 

Ничек кенә булмасын, яз аеның күңелле һәм файдалы узуын телибез!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...