2 December 2018
Дуслар, күрдегезме, кар ява !!!
Урамда талгын гына, матур кар бөртекләре бөтерелеп-бөтерелеп бии.
Ә сез карның ничек барлыкка килгәнен беләсезме? Белмәсәгез, әйдәгез бергәләп өйрәник!
Җир шарының күп өлешен елгалар, күлләр, океан һәм диңгезләр тәшкил итә. Әлеге сулыклар парланып, күккә таба юл ала. Соңрак алар суынып, кечкенә тамчыларга әвереләләр. Җылы көнне алар яңгырга, ә салкын вакытта исә кристаллга әйләнеп, кар булып кире безнең янга төшәләр.
Хәзерге вакытта урамда нигә кар яуганын аңлагансыздыр инде?
Оһ, чана һәм чаңгы шуар вакыт та якынлаша икән...

Comments: