«Смарта һәм могжизалы букча» яңа һөнәрләргә өйрәтә!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Смарта һәм могжизалы букча» яңа һөнәрләргә өйрәтә!

«Смарта һәм могжизалы букча» яңа һөнәрләргә өйрәтә!

«Смарта һәм могжизалы букча» мультсериалының төп герое Смартаның могҗизалы сумкасында ниләр генә юк: навигатор һәм смартфоннан алып, инглиз теле сүзлегенә кадәр файдалы әйберләр табарга була. Аңа бу әйберләр дусларына ярдәм итү һәм яңа күнекмәләр өйрәнү өчен кирәк.

Смарта үзенең тугры дусты, баллы ашарга яратучы Спотти белән бергә төрле кызыклы биремнәр уйлап таба, көлкеле җырлар җырлый, санамышлар ярдәмендә санарга өйрәнә, инглиз теле һәм юл кагыйдәләре белән таныша - гомумән, тормыштагы мөһим әйберләрне кызыклы һәм җиңел итеп өйрәнә.

Сезне дә Смарта бик күп яңа һөнәрләргә өйрәтәчәк, чөнки мультсериал кабат эфир киңлекләренә чыга!

Мультсериалны дүшәмбедән-җомгага кадәр 13:45 һәм 21:45 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...