ШАЯН фактлар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ШАЯН фактлар!

ШАЯН фактлар!

Ташбакалар җирдә күптән барлыкка килүләренә карамастан, үзләрен беренче тапкыр күрүчеләрне гаҗәпләндерми калдырмыйлар. Алар бик акрын, нык кабыклы, шуңа күрә күп кенә илләрдә зирәклек символы булып саналалар. Әлеге сөйрәлүчеләр үзләренең зурлыклары, яшәү рәвешләре һәм яшәү урыннары белән бер-берсеннән аерылып торалар.

* Ташбакалар тавыш ярыларыннан мәхрүм ителгән.

* Аларның тешләре юк.

* Ташбакалар үз кабыкларыннан чыга алмыйлар.

* Әлеге сөйрәлүчеләр су астында йокларга мөмкин.

* Ташбакаларның колаклары юк.

* Иң карт ташбакага 190 яшь икән.

9.jpg

* Кайбер ташбакаларның авырлыгы 900 килограммга кадәр җитәргә мөмкин.

* Ташбакалар елый беләләр. Дөрес, эмоцияләрдән түгел, ә шул рәвешле алар организмда җыелган тозлардан арыналар.

* Кайбер ташбакаларның ите агулы, чөнки алар үзләре агулы балыклар яки үсемлекләр белән тукланалар. Бу аларның итен агулы итә.

* Россия территориясендә 6 төрле ташбака яши.

* Башка сөйрәлүчеләр кебек үк, ташбакалар да даими рәвештә үз тәненең температурасын көйләргә мәҗбүр, шуңа күрә салкын климатлы төбәкләрдә алар кышкы йокыга талалар.

* Температура түбән булганда, бу хайваннарның активлыгы кими, ә хәрәкәтләре сүлпәнләнә һәм акрыная.

* Ташбакаларның 5 елга якын ач тору очрагы рәсми рәвештә теркәлгән.

* Ташбакалар кешеләрне йөзгә-йөз таный һәм аера торган аз санлы хайваннарның берсе.

* Коры җир ташбакаларының хәрәкәте сәгатенә берничә йөз метрдан артмый. Ә менә диңгездә яшәүчеләре күпкә тизрәк хәрәкәт итәләр.

* Коры җир ташбакаларының гаҗәеп акрын булуы аларның озын гомерле булуларының серен аңлата. Алар 100 елдан артык яши, ә менә диңгезнекеләр ике тапкырга диярлек кимрәк.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...