Яз! Сыерчыклар кайта! Ә сез әле аларга оя ясап элдегезме?
Сыерчыкларны - «яз хәбәрчеләре» диләр. Күчмә кошлардан алар беренчеләрдән булып очып кайталар. Сыерчыклар үзләренең матурлыклары, сайраулары белән безне сокландыра.
Башта ата сыерчык килә. Ул бик матур итеп сайрый, әмма аның җыры моңсурак була. Ә инде ана сыерчык кайткач, алар бергәләшеп илһамланып җырлыйлар.
Сыерчык хәтта башка кош булып та сайрый ала. Аның башкаруында карга, карлыгач тавышын да, колын кешнәвен дә ишетергә мөмкин.
Сыерчык - кеше һәм табигать өчен бик файдалы кош. Алар бер көнгә 300-350 тапкыр бөҗәк алып кайта. Шулай итеп табигатьне зарарлы бөҗәкләрдән чистарта.
Әйдәгез, сыерчык оялары ясап, кошларны шатландырыйк! Аларның матур сайраулары белән хозурланыйк!
Comments: