Ә син рәхмәт әйтә беләсеңме?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Ә син рәхмәт әйтә беләсеңме?

Ә син рәхмәт әйтә беләсеңме?

«Рәхмәт» сүзен еш әйтәсеңме?

Әлеге сүзне без яхшылыкка җавап итеп әйтәбез. Берәү сиңа ярдәм итеп, син аңа «рәхмәт» дисең икән, син аңа үзеңнең йөрәк җылыңны бирәсең дигән сүз. Рәхмәт әйтү һәм аны башкалардан ишетү яшәргә көч бирә. Кемгәдер булышып, «рәхмәт» ишетү бәхет хисе тудыра.

Игътибар иткәнегез бардыр: рәхмәт әйткәндә кеше һәрвакыт елмая. Ишетүченең дә кәефе күтәрелә. Ул да шуннан башкаларга рәхмәт әйтергә өйрәнә. Бу сүз кеше күңелен йомшартырга сәләтле.

Телебездә «рәхмәт»тән дә ешрак әйтелә торган кадерле сүз юктыр. Ул сүзнең чын мәгънәсендә сихри көчкә ия булуы күренеп тора. Аны әйтергә сәбәп чыккан саен кабатларга кирәк.

Бер рәхмәт мең бәладән коткара, ди бит өлкәннәр. Кешеләр рәхмәт сүзе аша бер-берсенә шатлык бүләк итәләр, игътибарлы икәннәрен күрсәтәләр һәм яхшы тойгылар уяталар.

Әйдәгез, без дә бер-беребезгә җылы сүзләр генә әйтик!

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...