ШАЯН фактлар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ШАЯН фактлар!

ШАЯН фактлар!

Бүгенге көндә яшәүче кошлар арасында пингвиннар — суда яшәүгә тулысынча җайлашканнары. Аларны кошлар дөньясының тюленьнәре, ягъни су этләре, дип әйтерлек. Пингвиннар әкияттә генә түгел, тормышта да иң кызыклы тереклек ияләренең берсе икән.

* Пингвиннар, кош дип саналуларына карамастан, оча белмиләр. Аның каравы, бер дигән йөзәләр.

* Пингвиннар гомерләренең яртысын коры җирдә, икенче яртысын океанда үткәрәләр.

* Аларның барлыгы 18 төре бар. Иң зурысы – император пингвины. Аның озынлыгы 120 смга җитә, диләр. Ә авырлыгы – 40 килограммга. Иң кечкенә пингвин исә кешенең тезеннән генә була. Авырлыгы да нибары 2,5 килограмм.

00.jpg

* Пингвиннар Антарктида, Яңа Зеландиядә, Австралиядә, Көньяк Африкада, Көньяк Америкада, яр буйларында яшиләр. Балык, кысла белән тукланалар.

* Пингвиннар үзара бик дус булып саналалар. Меңләгән пингвин бергә көн күрә. Әмма нәрсә кызык – пингвиннар бер-берсенең оясыннан йомырка урларга яраталар икән. Шуңа күрә йомыркадан бала чыкканчы әти пингвин белән әни пингвин аны чиратлашып саклыйлар.

* Җылыныр өчен пингвиннар бер-берсе янына җыелалар. Алар арасындагы температура тышка караганда 40-45 градуска югарырак булырга мөмкин. Җылылык барысына да җитсен өчен, кошлар, урыннарын даими рәвештә үзгәртеп торалар.

* Карга батма өчен, пингвиннар корсакларына яталар һәм канатларын этеп, чаңгычылар кебек шуышалар. Бу ысул белән алар шактый тиз хәрәкәт итә алалар.

0.jpg

* Пингвинның тәпиләре салкынны сизмиләр, чөнки анда нерв күзәнәкләре бик аз.

* Әлеге кошлар -60 градус салкында да яшәргә сәләтле. Мондый салкынлык башка тереклек ияләренең күпчелеген бик тиз үтерә.

* Гадәттә, бу кошлар табышны суның өстеннән эзлиләр, ләкин кирәк була калса, алар 100-200 метрга кадәр тирәнлеккә чума алалар.

* Су астына тирәнгәрәк төшү өчен пингвиннар таш йоталар.

* Барлык пингвиннар да Антарктидада яки Көньяк ярымшарның ачык диңгезенә якын булган салкын климатлы территорияләрдә генә яшәми. Экваторда диярлек урнашкан Галапагос утрауларында галапагос пингвиннары яши. Биредә ел әйләнәсе су температурасы 22-24 градус, ә һава температурасы - 18-28 градуска кадәр җитә.

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...