ШАЯН фактлар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ШАЯН фактлар!

ШАЯН фактлар!

Үзенчәлекле җәнлекләр - коалалар күпләргә бик сөйкемле булып тоелалар, һәм тикмәгә генә түгел - алар кешеләргә бик җиңел ияләшәләр. Әле алай гына да түгел, алар үзләренең тыныч булулары һәм гадәти булмаган үз-үзен тотышлары белән аерылып торалар. Бу хайваннар шактый пассив яшәү рәвеше алып баралар. Шуңа күрә, хәзер алар кайбер урыннарда юкка чыгу куркынычы астында, чөнки дошманнарына каршы тора алмыйлар, ерткычларга җиңел табыш булалар.

* Коалалар яшәгән бердәнбер континент – Австралия.

* Коалалар бөтенләй су эчми диярлек.

* Әлеге җәнлекләрнең мехы бик тыгыз урнашкан.

* Коаладан эвкалипт исе килә.

9.jpg

* Коала вакытын көн буе диярлек йоклап уздыра.

* Коалалар суыну өчен агачларны кочаклыйлар.

* Аларның рационының нигезен эвкалипт яфраклары тәшкил итә. Әлеге яфраклар аз калорияле, шуңа күрә, бу җәнлекләр акрын яшәү рәвеше алып баралар, ә тормышларының күп өлешен даими ашап үткәрәләр.

* Коала - аю түгел. Хәер, кайбер кешеләр коаланы, ялгышып, “аю” дип атыйлар, чынлыкта исә, алар – аю кебек имезүчеләргә түгел, ә сумкалылар гаиләсенә керәләр.

* Акрын булсалар да, коалалар шактый җитез йөгерәләр.

* Коалалар мөмкин булганча агачтан-агачка сикереп хәрәкәт итә. Җиргә алар бик сирәк төшә, чөнки ерткыч җанварлардан куркалар.

* Эвкалиптның яфракларын башка хайваннар ашамый диярлек, чөнки алар агулы. Ләкин коалалар аларны азык итеп куллануга җайлашкан. Ләкин барыбер дә алар агуы азрак булган яфракларны гына ашыйлар.

* Коалалар тормышларының күп өлешен хәрәкәтсез үткәрәләр. Алар я утыралар һәм яфрак чәйниләр, я бөтенләй хәрәкәт итмиләр.

* Кыргый табигатьтә әлеге җәнлекләрнең уртача гомер озынлыгы һаман да билгесез булып кала бирә. Ирексезлектә үткәргән коаланың рекордлы гомер озынлыгы 18 елны тәшкил итә.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...