ШАЯН фактлар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ШАЯН фактлар!

ШАЯН фактлар!

Дөньяда бихисап күп төрле кәлтәләр яши. Алар арасында бик матурлары, шулай ук кеше өчен куркыныч тудырырга сәләтлеләре да очрый. Ләкин кәлтәләр үзләренең гаҗәеп җан ияләре һәм Җирдә яшәүчеләрнең берсенә дә охшамаган булулары белән аерылып торалар.

* Кәлтәләрне, Антарктидадан кала, дөньяның барлык материкларында да очратырга мөмкин.

* Әлеге хайваннар исне телләре ярдәмендә сизәләр.

* Ике генә төрле кәлтә агулы санала: аризон һәм “мексика ядозубы”.

* Бу хайваннар көннәр буе кояш нурлары астында булырга яраталар. Менә ни өчен аларны кояш астында еш очратырга мөмкин икән.

99.jpg

* Барлык кәлтәләрнең дә аяклары юк. Мондый кәлтәләрне еланнар белән бутау җиңел.

* Бу сөйрәлүчеләрнең озынлыгы 3 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

* Кайбер кәлтәләр, куркыныч янаган очракта, дошманнарыннан качу өчен койрыкларының бер өлешен алып ташларга мөмкин. Әгәр дошман чигенгән икән, кәлтә үз койрыгын кире кайтып ашарга мөмкин, чөнки анда туклыклы матдәләр күп. Тора-бара койрык яңадан үсә, ләкин ул югалганыннан кыскарак була.

* Кәлтәгә һөҗүм иткән очракта, алар үзләрен бөтен көче белән койрыкларын тешлиләр һәм боҗра хасил итәләр.

* Кәлтәләр дөньяны, үзләренең үзенчәлекле күз төзелешләре аркасында, кызгылт сары тоннарда гына күрәләр. Әйтергә кирәк, күпчелек хайваннар дөньяны аклы-каралы итеп күрә.

* Хәзерге вакытта җир йөзендәге кәлтәләрнең иң зурысының авырлыгы 80 килограммга җитәргә, ә озынлыгы 3 метрдан артып китәргә мөмкин.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...