ШАЯН фактлар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ШАЯН фактлар!

ШАЯН фактлар!

«Уяндыңмы, елмай - Көнне башла шулай!» - диясе килә бүген. Чөнки Бөтендөнья елмаю көне!

Көненә, кимендә бер генә тапкыр булса да, елмаегыз. Көлү йөрәк тибешен көйли һәм сулыш алуны ешайта. Шулай итеп, организмга кислород күбрәк керә.

* Елмаю - йогышлы әйбер. Әгәр дә сез әңгәмәдәшегезгә елмайсагыз, күпчелек очракта ул да сезгә җавап итеп елмаячак. Бу «хамелеон эффекты», ягъни кеше уйламыйча башкаларның үз-үзен тотышын үзенә күчергәндә яки елмаю белән бергә әңгәмәдәшнең кәефен кабул иткәндә барлыкка килә.

* Чын күңелдән елмая торган кеше еш кына бер үк вакытта күзләрен дә кыса икән.

* Ихлас елмаю һәм ялган елмаю өчен баш миенең төрле өлкәләре җавап бирә.

* Ихлас елмаю уртача 4 секунд дәвам итә.

* Әгәр сезнең кәефегез булмаса, елмаегыз. Бу очракта баш мие кире процессны башлап җибәрәчәк, кандагы эндорфин күләме артачак һәм сезгә җиңелрәк булачак.

* Дөньяның күпчелек илләрендә елмаю яхшылык теләү билгесе булып санала.

* Еш елмая торган һәм көлә торган кешеләр озын гомерле була, чөнки елмаю кислород әйләнешен һәм кан басымын яхшырта.

* Елмаю иммунитетны ныгыта, сәламәтлекне яхшырта. Елмайганда сезнең тәнегез җиңеләя һәм бу иммун системасына ярдәм итә.

* Елмаю вакытында 5тән алып - 53 мускулга кадәр кулланылырга мөмкин. Бары тик елмаю гына берьюлы 53 мускулга кадәр хәрәкәтләндерә ала.

 

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...