ШАЯН фактлар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ШАЯН фактлар!

ШАЯН фактлар!

Ни өчен Яңа ел бәйрәменә чыршы бизиләр? Кыш бабай каян барлыкка килгән? Боларның барысына да җавапны киләсе язмада белерсез!

* Чыршы астына бүләк кую гадәтен алманнар уйлап тапкан. Россиягә әле ул гадәт XIX гасырның икенче яртысында гына килеп җиткән.

* Элек Яңа елны 1 сентябрьдә билгеләп үтә торган булганнар. 1699 елның 20 декабрендә Петр I яңа вакыт санау системасына күчә һәм Яңа елны бәйрәм итү 1 гыйнварга күчерелә. Шулай ук Яңа ел төнендә утлар яндыру, шәһәрне ылыслы агачлар белән бизәү дә Петр I боерыгы белән эшләнә.

* Яңа елда чыршы кую гадәтен шулай ук Петр Беренче Европа илләреннән Рәсәйгә алып килгән. Бу яңалыкны халык яратмаган, чөнки электән аларда чыршы бик яхшы агач булып саналмаган. Алай булсада бу гореф-гадәт безнең заманга хәтле килеп җиткән. Петр заманында чыршыларны бизәмәгәннәр – ул үзе бизәк булган.

6.jpg

* Россиядә Яңа ел бәйрәменә куела торган беренче чыршыларны алма, конфетлар белән бизәп сата торган булганнар.
* Кытайда Яңа елны ике тапкыр бәйрәм итәләр. Берсе – 31 декабрь төнендә, икенчесен Кытай календаре буенча. Анысының төгәл датасы юк, ай календаре буенча билгеләнә.

* Яңа елны ничек каршыласаң, шулай елың узачак, дигән фикерне борынгы Рим халкы формалаштырган. Алай булгачтын бәйрәм көнне алар яхшылап күңел ачырга тырышканнар, үзара бүләк бирешкәннәр: баштарак ул төрле тәм-томнар булган, вакыт уза бара акча бүләк итә башлаганнар.

* Россиядә Яңа елны курант тавышлары астында каршы алабыз. Бу музыканы махсус чүкеч ярдәмендә хәрәкәткә килгән 11 кыңгырау тудыра. 
* Исландиядә Кыш бабай урынына – Йоуласвейн исемле 13 тролль йөри. Алар һәр өйгә берәмләп килә һәм бүләк калдырып китә икән.
* Гыйнварның соңгы якшәмбесендә Дөньякүләм кар көне билгеләп үтелә икәнлекне белә идегезме?

* Яшел ылыслы агачлар электән үк үлемсезлек билгесе булып саналган. Менә шуңа күрә Яңа ел символы итеп тә чыршы, нарат агачлары сайланган.

* Япониядә Яңа ел алдыннан барлык таныш-белешкә бәйрәм открыткасы җибәрү гадәте яши. Почта хезмәткәрләренең эше авыр – өстәлдә кайчак бер метр биеклегендәге открытка өеме барлыкка килә икән. Әмма алар өчен кырыс закон бар – һәр открытка 1 гыйнвар көнне иясенә барып җитәргә тиеш. 
* Иң фантастик Яңа ел киче Берлинда уза. Фейерверклар гына да анда сәгатьләр буе тынмый икән!

* Күбебез Кар кызын Кыш Бабайның оныгы дип саный. Әмма ул алай түгел, бераз тирәнрәк казып карасак ул аңа әби булып чыга. Иң элекеге әкиятләрдә Кар кызының исеме икенче. Аны Кострома дип атаганнар. Кострома борынгы славяннарда аграр алиһә булган. Шулай итеп Кыш Бабайның “оныгы” үзеннән олырак булып чыкты.

Яңа еллар күңелле узсын! Шатлык-куанычлы хәбәрләр килеп торсын! 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...