Куяннар турындагы кызыклы фактлар сезгә әлеге озын колаклы җәнлекләрнең кызык гадәтләре һәм яшәү рәвешләре турында күбрәк белергә ярдәм итәр!
* Бу кимерүчеләр Антарктидадан кала барлык континентларда да таралган.
* Куяннар бер-берсе белән агачка тәпиләре белән сугып чыгарылган барабан тавышлары аша аралашалар.
* Аларның бер арткы тәпиләре икенчесеннән кыскарак, шуңа күрә дә бу хайваннарның йөгерүләре үзенчәлекле. Аның каравы, ерткычларга аларны тоту кыенрак.
* Дошманына тотылган куян, гадәттә, үлемне тыныч кына кабул итми, ә һөҗүм ясарга әзерләнә һәм арткы аяклары белән көчле итеп дошманына суга. Бу алым ерткычны шактый яраларга мөмкин.
* Әлеге хайваннар гомер буе үсә торган тешләрен ныгыту өчен һәрвакыт нәрсәдер кимерәләр.
* Куянның колаклары бик сизгер, ә аларга су эләгү инфекция китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә куяннар яңгыр вакытында, аларга дым эләгүне булдырмас өчен, һәрвакыт колакларын яшерәләр.
* Куян сәгатенә 70 километрдан артык тизлек белән йөгерә ала.
* Эссе көннәрдә, куянның колагында җылылыкны киметүче бик күп кан тамырлары урнашкан булганга күрә, алар эссе кабудан качалар.
* Үсемлекләрдән тыш, куяннар - бөҗәкләр, шулай ук, вак кимерүчеләр белән дә тукланалар.
* Куяннарны «кылый» дип, кылый күзле булганга түгел, ә аучылардан качу өчен ясалган зигзаг формасына охшаган хәрәкәтләренә күрә әйтәләр.
* Шунысы кызык, ана куяннар, ата куяннарга караганда 2 тапкырга озаграк яши икән.
Comments: