Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтае

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтае

Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтае

30 нчы июльдән 2 нче августка кадәр Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтае уза. Казанга Россиянең 80 төбәгеннән һәм 37 чит илдән 1500 делегат һәм кунак чакырулы. Бүген исә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә корылтайның ачылу тантанасы, һәм Милли Шура утырышы үтте. Биредә 7 дискуссия мәйданчыгы эшләде. Делегатлар һәм мәртәбәле кунаклар съездның рәсми ачылышында катнаштылар.

Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык тарихына багышланган күргәзмә дә эшләде. Күргәзмәдә оешманың тарихы, 30 ел дәвамында алып барган эшчәнлеге белән танышырга мөмкин иде. Анда төрле чорга караган фоторәсемнәр, документлар, татар халкының милли уен кораллары, киемнәре, зәркан эшләнмәләре тәкъдим ителде.

Бу тарихи вакыйгада «ШАЯН ТВ» да катнашты. Чарада оештырылган түгәрәк өстәлдә массакүләм мәгълүмат чаралары үзләренең тәҗрибәләре, ирешкән уңышлары, нәтиҗәләре белән уртаклаштылар. Каналыбызның башкарма директоры - баш мөхәррире Сәхабетдинова Рамилә Әхмәтзакир кызы «ШАЯН ТВ» белән якыннанрак таныштырды, проектларыбыз, эшчәнлегебез турында тулырак сөйләп чыгыш ясады.



Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...