10 November 2023
Дуслар, бүген «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында «Сәйлән» фестиваленең 5 сезон нәтиҗәләре турында эксклюзив фильм чыгачак! Төшерү мизгелләреннән кабатланмас мизгелләр, әзерлек этаплары, татар эстрадасының танылган артистларыннан, театр актерларыннан иң шәп мастер-класслар, йолдызлы жюриның фестиваль хакында тәэсирләре, балаларга биргән алтын киңәшләре – барысы да бер тапшыруда!
Бу чыгарылыш башкаларыннан аерылып тора! Яраткан катнашучыларыгыз белән кадр артында да бергә булыгыз! Җомга кичен бергә үткәрик!
18:00 СӘГАТЬТӘ YOUTUBE КАНАЛДА КӨТӘБЕЗ!
Шулай ук якшәмбе көнне «ШАЯН ТВ» каналында 11:30 һәм 17:00 сәгатьләрдә «Сәйлән» проектының яңа чыгарылышын карагыз! Ялларны күңелле уздырыйк!
Comments: