Бүген зур бәйрәм – республикабыз, башкалабыз туган көне! Бу бәйрәм Татарстанның төп байлыгы булган төрле милләт вәкилләренең дус-тату тормышын, бердәмлеген, ярдәмләшеп яшәвен күрсәтә. Татар иленең төрле юнәлешләрдә бөтен дөньяга танылуы да шуның белән бәйле! Нинди зур чаралар үтә безнең шәһәрдә! Алга таба атлап кына түгел, ә чабып бара торган Татарстаныбызда озак еллар шулай рәхәт һәм бәхетле тормыш итәргә язсын!
Бәйрәм уңаеннан, республикабыз турында берничә кызыклы факт тәкъдим итәбез:
· Бездә ике дәүләт теле: татар һәм рус теле бар.
· Мәйданы буенча Татарстан Республикасы Латвия кадәр.
· Республикада 173 төрле милләт вәкиле яши. Шуларның яртысыннан күбрәге – татарлар.
· Казан – Россиянең өченче башкаласы.
· Көнчыгыш Европаның ике иң зур Идел һәм Нократ елгалары Татарстан территориясе буйлап ага.
· Республикабыз башкаласы Казанның тарихы мактанырлык! Ул – Казан патшалыгының, Казан ханлыгының мәркәзе булган шәһәр!
· Казан метросы дөньядагы иң кыска метро буларак, Гиннеслар китабына кертелгән.
· Казан – чүп-калдыкларын мөстәкыйль рәвештә яңадан эшкәртә торган Россиядәге бердәнбер шәһәр.
· Бөек Болгар тарихи комплексында дөньядагы иң зур Коръән саклана. Аның авырлыгы – 800 кг.
Comments: