20 June 2022
19 июнь көнне Казанда Сабантуй гөрләп узды! «ШАЯН ТВ» каналы да әлеге күркәм чарадан читтә калмады: балалар өчен күңелле уеннар, җыр-бию, остаханәләр оештырды, концерт куйды. Каналның төп геройлары да нәни дусларыбызның күңелләрен күрде! Алар балалар белән шаярдылар-көлделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар, фотога төштеләр. Иң актив, һәм җитезләргә «ШАЯН ТВ» каналы бүләкләр өләште!
Кыскасы, чын бәйрәм булды! Барысы да канәгать калды! Барлык тамашачыларыбызга да зур рәхмәт!
Comments: