«ШАЯН ТВ» каналында премьералар дәвам итә!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналында премьералар дәвам итә!

«ШАЯН ТВ» каналында премьералар дәвам итә!

Дуслар, «ШАЯН ТВ» каналы сезне үзенең берсеннән-берсе гаҗәеп премьералары белән сөендерүен дәвам итә! Иртәгә, 26 октябрь «Робот поездлар» мультсериалы зәңгәр экраннарга чыгачак!

Бер тылсымлы илдә йөк машиналары сөйләшеп кенә калмыйлар, ә тулы канлы тормыш белән яшиләр, хәтта роботларга да әйләнә беләләр. Алар арасында үзенең югары тизлеге белән аерылып торучы көчле электропоезд Кей аерылып тора. Ул тумыштан лидер, үзенә карата башкаларда һәрвакыт соклану уята. Кейның тугры дуслары бик күп, ул беркайчан да дошманнарыннан качмый.

Көндәше Дюк исә аның ышанычын яулый. Алар бергә бик мөһим миссия - континентларны тоташтыра торган тимер юл төзү белән мәшгуль. Җай чыгуын көтеп, хакимиятне яратучы Дюк Кейга туннельдә һөҗүм итә. Поездга исән калу бәхете елмая, ләкин ул хәтерен югалта.

Алга таба нинди маҗаралар булуын беләсегез килсә, эш көннәрендә, 08:55 һәм 16:55 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында «Робот поездлар» мультсериалын карагыз!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...