Тәмле ризыклар әзерләүне дәвам итәбез. Бүген сезнең белән җиләкле коблер пешерәбез. Исеменә карасаң, үзенчәлекле ризыкка охшаган. Ләкин әзерләү бик җиңел, бары тик күтәренке кәеф кенә кирәк.
Кирәк булачак:
· 80 гр. шикәр комы;
· 80 гр. ак май;
· 150 мл сөт;
· 1 ч.к. ванилин;
· 200 гр. он;
· 5 гр. сода;
· 2 йомырка;
· шикәр пудрасы;
· 800 гр. үзегез яраткан җиләк-җимеш.
Шикәр комы белән майны болгатыгыз. Йомыркаларны туглап, майга кушыгыз. Сөт, ванилин һәм сода белән онны да өстәгез. Майланган табага җиләк-җимешләрне тезеп чыгыгыз һәм әзер камырны агызыгыз. 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 35 минут пешерегез.Суытылган коблерны шикәр пудрасы белән бизәгез. Туңдырма белән тагын да тәмлерәк булачак.
Comments: