21 October 2023
Тамашачыбыз Рәйхан Абдуллинаның “Көзге яңгыр ни сөйли?” дип исемләнгән шигырен тәкъдим итәбез!
Көзгә кердек, көз җитүен сөйли янгыр,
Кыр казлары тезлеп китүен.
Озакламый инде ак тунлы кышның да
Көттермичә җиргә килүен.
Тәрәзәгә бәрә-бәрә яңгыр сөйли:
“Җылы киен, салкын көз килә!”
Күктә кояш кына, аптыраган төсле,
Бер моңая, безгә бер көлә.
Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!
Comments: