Табигать - безнен йортыбыз

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Табигать - безнен йортыбыз

Табигать - безнен йортыбыз

Кеше - табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Без табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә, яши алмыйбыз. Безгә су, һава, азык, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә табигатькә шәфкатьле булырга тиешбез.

Кешеләр җәйге көндә кояш чыгуын, күбәләкләр очуын, ә яз җиткәч гөрләвекләр агувын күреп сөенәләр.

Без табигатьнең һәр ел фасылына сокланып, саклап, кадерләп, зыян китермичә яшәргә тиешбез.

Кызганычка каршы, бүгенге кешелек табигатьнең кадерен белеп бетерми. Чиста сулы елгаларны пычрата, урманнарны кисә, чүп ташлый. Без моны булдырмаска, табигатькә ярдәм итәргә тиешбез. Ял иткәч, чүпләрне җыеп ташларга, кошларны-җәнлекләрне ашатырга кирәк. Чөнки табигать безгә матурлык кына бирми. Без аның байлыкларыннан күп кулланабыз. Яшәү өчен бөтен нәрсәне аннан алабыз.

Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу - безнең рухи дөньябызны баета.

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...