«Балачак жыры», «Сәйлән» фестиваленең җыентыклары чыгуына багышланган матбугат конференциясе

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Балачак жыры», «Сәйлән» фестиваленең җыентыклары чыгуына багышланган матбугат конференциясе

«Балачак жыры», «Сәйлән» фестиваленең җыентыклары чыгуына багышланган матбугат конференциясе

«ШАЯН ТВ» каналы Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Балачак җыры» халыкара балалар җыры бәйгесе җыентыгын, «Сәйлән» телефестивале җиңүчеләре альбомын тәкъдим итте. Шул уңайдан, «Татмедиа»да матбугат конференциясе булып узды.

Әлеге китапларда җиңүче исеменә лаеклы дип табылган җырларның текстлары һәм ноталары тупланды. Җыентыкка өстәп, 1000 данә флешка дөнья күрде. Шулай ук махсус QR код буенча һәрбер җырның фонограммасын, видеоклибын да алып була. Онлайн версиясен shayantv.ru сайтында табып була.

«Сәйлән» фестивале альбомына исә җиңүче исеменә лаек булган барлыгы 22 җырчы тупланды. Балалар җыентыкларга кертелгән җырларны өйрәнеп төрле бәйрәмнәрдә, кичәләрдә чыгыш ясый алалар. Ул мөгаллимнәр һәм җыр укытучылары өчен зур ярдәмлек ролен үти.

Очрашу кысаларында әлеге җыентыкларның әһәмияте, татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертүе, киләчәгебез өчен ныклы нигез әзерләве, балалар һәм яшүсмерләр арасында татар телен популярлаштыру мәсьәләләре күтәрелде.

Биредә каналның башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова җыентыкларның ничек тормышка ашырылуы, аларны ничек кулланып булуы турындагы фикерләре белән уртаклашты: «Балачак җыры» бәйгесендә җиңгән һәрбер җырның гомере озын булыр, чөнки алар - тиз отып алына торган, балаларның тормышын, халәтен чагылдырган җырлар. Бу китапларда - безнең татар халкыбызның мирасы. Әлеге җыентыклар - балаларның да, әти-әниләрнең, укытучыларның да төп ярдәмчеләре».

«Балачак җыры» бәйгесенең жюри әгъзасы, Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла бу җыентыкларның авторлар, шагыйрьләр һәм композиторлар өчен файдалы булуы, татар телен саклау мәсьәләсендәге роле хакында сөйләде. «Хәзерге вакытта махсус балалар өчен язылган җырлар табу авыр. Аларга җыр язу аеруча да кыен, дип уйлыйм мин, чөнки әлеге җырлар гади дә, мәгънәле дә булырга тиеш»,- дип үз фикерен белдерде танылган язучы.

Кунаклар арасында жюри рәисе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Сәгыйть Мулланур улы Хәбибуллин, Биектау районының Салих Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбенең вокал укытучысы Галиуллина Гөлнара Илдар кызы да бар иде. Сәгыйть Муллануров исә очрашуга: «Бу җырлар - татар җыр сәнгатенең киләчәге»,- дип йомгак ясады.

Конференция тагын да кызыклы сораулар белән үрелеп барды, ә инде ахырда барлык кунаклар өчен музыкаль күчтәнәч – «Сәйлән» фестиваленең җиңүчеләре Әминә Әхмәтҗанова һәм Кәрим Галиев башкаруында «Мин татарча сөйләшәм» җыры яңгырады. Телеканалның курчагы Шаян да үзенең чыгышы белән сөендерде, кунакларның күңелен күрде.

Очрашу бәйрәм рухында, җылы, дустанә атмосферада үтте, ә, иң мөһиме, ул нәтиҗәле һәм продуктив булды!

Тулырак, безнең тапшыруларда һәм матбугат чараларында.


Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...