Президент белән күзгә-күз очрашу

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Президент белән күзгә-күз очрашу

Президент белән күзгә-күз очрашу
25 декабрь көнне «Татнефть Арена» боз сараенда ел саен үткәрелә торган республика Яңа ел чыршысы башланыр алдыннан, ТР Президенты берничә бала белән очрашты. Алар арасында балалар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, төрле бәйге һәм олимпиада җиңүчеләре бар иде. 
Бу исемлеккә мин дә эләктем, хәтта очрашуның модераторы булдым. Әлеге очрашуда “ШАЯН ТВ”ның тагын бер алып баручысы – Инсаф Ганибаев та катнашты. Чарада безнең өчен бик мөһим темалар күтәрелде. Президентыбыз балалар каналы турында да фикерләрен җиткерде. 
Соңрак ресбликаның төп чыршысында катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов 2019 елда WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыруның төп вакыйга икәнен әйтте. 
2020 елда да, киләчәктә дә Татарстаныбызны бөтен дөньяга танытырлык чаралар булачагына ышанам. Аларны оештыруда без дә катнаша алырбыз, дип уйлыйм. Талантлы балалар, яшьләргә тудырылган мөмкинлекләр өчен президентыбызга зур рәхмәт!

Зилә Хәбибуллина

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...