«ШАЯН ТВ» каналына 3 яшь! 2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән «ШАЯН ТВ» телеканалы тәүге тапкыр эфирга чыкты.
Өч ел эчендә «ШАЯН ТВ» тамашачыларның иң яраткан каналына әйләнде: эфирга меңләгән тапшыру чыкты һәм дистәләгән мең мультсериал тәрҗемә ителде.
9 ноябрь көнне «ШАЯН ТВ» каналы туган көненә багышланган «ШАЯН БАЛАЧАК» концертын үткәрде. Бәйрәм чарасы «Мин - татар» девизы астында узды. Бүген исә «ШАЯН ТВ» массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен әлеге шатлыклы вакыйганы уртаклашырга чакырды. Пресс-конференция 2021 елның 12 ноябрендә 11:00 сәгатьтә «ТАТМЕДИА» АҖ офисында узды.
Биредә каналның башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова 3 яшьлек «ШАЯН ТВ»ның җиңүләре белән уртаклашты, яңа проектлары белән таныштырып узды, киләчәккә планнар белән бүлеште!
Спикерлар буларак шулай ук каналыбызның йолдызлары да чакырылды. Алар арасында:
1. Әлфинур Хисами - алып баручы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе;
2. Илназ Сибгатуллин – "ШАЯН ТВ" каналының алып баручысы, дубляж студиясе мөхәррире, режиссёры;
3. Аяз Әгълиуллин – "ШАЯН ТВ" каналының алып баручысы;
4. Амелия Нигъмәтуллина – "ШАЯН ТВ" каналының алып баручысы;
Comments: